Сәламәт булуның тугыз кагыйдәсе 💠СТЕН🅰ГЫЗГ🅰💠🅰ЛЫГЫЗ 1.Үзеңә һәм барлык кешеләргә дә Яхшылык, Матурлык, Сәламәтлек телә. Ышаныч, Өмет һәм Мәхәббәт бу изге гамәлдә ярдәмчеләрең булсын. 2. Якыннарыңны әти-әниеңне балаларыңны ярат. Үз тормышыңа һәм үзеңнең туганнарың, якыннарың һәм дусларың тормышына шатлан. 3. Һәрнәрсәдә: хезмәттә, ял итүдә, туклануда чама хисен онытма. Һәрнәрсәдә чаманы белү – сәламәтлек билгесе. 4. Үзеңә һәм үзеңнең якын кешеләреңә заралы әйберләр кулланудан баш тартырга ярдәм ит – алар кешене харап итә. Акылыңны усаллыктан, көнчелектән, комсызлыктан азат ит. 5. Кешеләргә елмаю бүләк ит. Елмаю – арыган кешеләргә ял, кәеф күтәренкелеге бирә, күңелсезлекләрдән һәм стресслардан арындыра. 6. Хис – тойгыларыңны, ачуыңны тыя бел. Белемең белән горурлан. 7. Үз-үзеңә һәрвакыт: мин булдырам, мин телим, мин кешечә яшәргә тиеш, дип әйт. Һәрчак бер нәрсәне исеңдә тот: ни чәчсәң – шуны урырсың. Кешенең язмышы – үз кулында. 8. Шуны онытма! Сәламәтлек – ул әле барысы да түгел, әмма сәламәтлектән башка барысы да берни түгел. Сәламәтлек – физик көч булудан тыш, рухи шәфкатьлелек тә. 9. Җир өстендә зураеп күкрәк киереп йөрмә! Чөнки син никадәр зурайсаң да җирне ертырга хәлеңнән килмәс һәм никадәр зурайсаң да таулар хәтле зурая алмассың!

Теги других блогов: сәламәт яхшылык матурлык